Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мөнир Рахмаевны тыңлап, кеше чын мәдәният шул дип уйлый - беренче татар диджее Нур Алиев
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында альтернатив музыка турында сөйләштеләр.
(Казан, 4 февраль, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Беренче татар радиосын сафка бастырган Нур Алиев: “Нинди музыка әйләндерелсә, халык шуны тыңлый”, дигән фикердә. “Монда проблема шушы татар музыкасын массакүләм тыңлаучыга җиткерүчеләрдә, алар альтернатив музыканы үз күзлегеннән карап төшереп калдыралар”, - диде ул “Татар-информ”да үткән матбугат конференциясендә.
“Мин банкет җырчыларына каршы түгел. Әмма ул җырларның һәм ул җырчыларның үз урыны булырга тиеш, - дип дәвам итә Нур Алиев. - Ләкин бит безнең халык табында җырлана торган җырларны чын мәдәният шушы дип уйлый. Ни өчен? Чөнки аларга көн дәвамында шушы музыканы бәрәләр, бәрәләр, бәрәләр... Алар аны нормаль күренеш дип кабул итәләр. Бүген безнең мәдәниятебез - Мөнир Рахмаев. Чөнки ул иң күп әйләнүче җырчы. Монда проблема массакүләм мәгълүмат чараларын җитәкләүчеләрдә, миңа калса. Башка төр музыкага да бераз гына игътибар кирәк”.
Ул тагын бер әйбергә – радиолардагы түләүле ротациягә игътибарны юнәлтте: “Атна саен банкет булгач, банкет җырчыларының һәрвакыт акчалары бар. Алар акча түләп җырларын куйдырталар”, - ди ул.
Нур Алиев иҗат кешесенә “бөреләнеп” килгән чагында ярдәм кирәклегенә басым ясый: “Хезмәтенең кешегә кирәклеген аңлау үзе бер зур бәя”, - ди ул.
Шул җәһәттән үзенең “Курай” радиосының музыкаль редакторы булган чакта ничек итеп “Сак-сок”, “Айкау” кебек төркемнәрнең альтернатив музыкасын популярлаштырып, аларны табыш алу торган итүен искә төшереп үтте: “1989 елда “Сак-сок” төркеме, ялгышмасам, Германиядә альбомнарын яздырды. Чаллы татар иҗтимагый үзәгеннән кала, ул төркем беркемгә дә билгеле түгел иде, Татарстан радиосы һәм телевидениесе аны яңгыратмый иде. Ә “Курай” радиосы барлыкка килгәч, “Сак-сок” хедлайнерга әйләнде. Аларның “Дим-дим”е - минем яраткан җырым иде. Яраткан җырны ешрак куярга тырышасың . Мин “Курай”да музыкаль редактор булганда бу җыр радиога табыш китерә башлады. Радиодан еш яңгырагач, аны акча түләп котлау өчен дә сорый башладылар”, - диде ул.
Нур Алиев халык җырларын техно вариантта эшкәртеп башкарган “Айкау” төркемен, ул чакта Европада популяр булган юнәлештә иҗат иткән Диджей Шүрәле буларак чыгыш ясаучы Марат Хәбибуллинны искә төшерде. “Ул, гомумән, татар халкына хас музыка түгел иде. Радиода аз гына булса да әйләнүе халыкның игътибарын җәлеп итте, бу музыкаларга заказга бирелә башлады”, - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз