news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Өмә нәтиҗәләре чыгарылды

Өмә нәтиҗәләре чыгарылды

(Чаллы, 10 октябрь, «Татар-информ», Илисә Ганиева). Бүген Чаллыда хуҗалык җитәкчеләре белән атналык киңәшмәдә 8 октябрьдә шәһәрдә узган өмәгә нәтиҗә чыгарылды.

Шәһәр хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Васил Шәйхразиев сүзләренә караганда, анда 65 мең чаллылы һәм 457 техника катнашкан. Өмә барышында 1,5 мең гектар шәһәр территориясе җыелган, 1600 кубометр чүп чыгарылган, 1450 данә агач һәм куак утыртылган. Узган елдагы кебек үк, экологик хәлне яхшырту максатыннан Чаллыда коелган яфракларны шәһәр эчендә яндыру тыелган. Өмә барышында барлыгы 3 мең кубометр яфрак җыелган һәм чүплеккә чыгарылган. Өмәдә актив катнашкан «Камгэсэнергострой» ААҖ, «Камдорстрой» ААҖ, «Подряд» фирмасына, шәһәр типографиясенә, сәламәтлек саклау идарәсе һәм педагогика институты студентларына шәһәр хакимияте рәхмәте белдерелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot