news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөнәҗәт башкаручылар Минзәләдә фестивальдә җыелачак

Аны Тукай районы мөхтәсибәте һәм мәдәният бүлеге Минзәлә районы белән берлектә оештыра.

 (Казан, 17 октябрь, “Татар-информ”). Тукай районы мөхтәсибәте һәм мәдәният бүлеге Минзәлә районы белән берлектә мөнәҗәтләр фестивале үткәрә. Әлеге чара 26 октябрь көнне Минзәлә шәһәрендә уздырыла, сәгать 1дә башлана, дип хәбәр итә Тукай районы “Якты юл” газетасы.

Чыгышлар, нигездә, Аллаһы Тәгаләгә, Мөхәммәд пәйгамбәргә (с.г.в.) багышланган булачак, шулай ук көнкүреш темаларын сайларга мөмкин, диелә басмада.

news_right_1
news_right_2
news_bot