news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөнәсәбәт//ТҮЗЕМЛЕЛЕК ТӘГЪЛИМАТЫ//21 сентябрь, №38

Мөнәсәбәт//ТҮЗЕМЛЕЛЕК ТӘГЪЛИМАТЫ//21 сентябрь, №38

Сәяси фикер төшенчәсе турында уйлаганда: “Татарстанда соңгы 15 ел эчендә нинди идеологияләр яки идеологик проектлар булган?” дигән сорау туа.

Аның тәүгесе милли азатлык идеологиясе иде. Аның максаты бәйсез татар дәүләтен булдыру иде. Заманында бу идеяне зыялыларыбыз җитәкләгән милли хәрәкәт күтәреп чыкты һәм ул әкренләп суверенитет идеологиясенә әверелде. Ләкин суверенитет барып чыкмады, шуңа күрә милли хәрәкәт җитәкчелеге милләтне ныгыту эшен мәдәни чаралар (татар телен күтәрү, милли телевидение һәм университет булдыру) ярдәмендә башкарырга исәпләде. Тик бу ниятләр тормышка ашмады һәм татар халкы вә аның милли хәрәкәте тирән торгынлык кичерә башлады. Ул халәт хәзер дә дәвам итә.

Моның сәбәпләрен эзләгәндә, шундый фикергә килдем: милли яңарышның беренче этабында интеллигенция, теоретиклар, идеологлар алгы планда иде. Алар кирәкле проектлар һәм программалар яздылар. Ләкин моны гамәлгә ашырырга кулларында акча булмады. Милли проектларны тормышка ашыруга үз матди көче белән милли буржуазия һәм аның белән тыгыз бәйләнештә булган эре милли бюрократия (ягьни хөкүмәт) кушылырга тиеш иде. Тик әлеге ният барып чыкмады. Безнең милләтебезнең фаҗигасе дә шунда ки, буржуазиябез яһүдләрдәге шикелле милли буржуазия булып формалаша алмады, ул космополит (милләтсез) вә компрадор (үз матди мәнфәгатьләрен саклап калыр өчен колонизаторлар белән союзга кергән) буржуазия рәвешендә барлыкка килде. Шуңа күрә дә зыялыларыбызның һәм милли хәрәкәтнең хыялы һәм максаты бертөрле, ә буржуазиянеке бөтенләй икенче иде. Беренчеләр милләтне күтәрү һәм ныгыту турында баш ватканда, икенчеләре исә үз кесәләрен ничек калынайтырга юл эзләде.

Суверенитет идеясеннән соң, түрәләребез татарстанчылык идеологиясен алга сөрә башлады. Аннары Россиядә, татарлар җитәкчелегендә бөтен төрки халыкларны берләштереп, бер зур төрки суперэтнос булдыру проекты тәкъдим ителде. Ләкин бу проект чәлпәрәмә килде. Аннары евроислам уйлап чыгарылды. Хәзер инде түрәләребезнең соңгы иҗат җимеше — “түземлелек (толерантлык)” идеологиясе барлыкка килде.

Хәзерге Татарстанда “толерантлык” төшенчәсе татарның рус теленә, рус диненә, рус мәдәниятенә, ә русның татар теле, дине һәм культурасына “түземлелекләрен” белдерергә тиеш. Чыннан да, гади татар халкы рус теленең бөтен өлкәләрдә хөкем сөргәненә әлегәчә түзеп тора. Ә түрәләребез түземлелек белән генә чикләнмичә, беркем сорамаганда да ялагайлану, ярашу, дүрт күз белән урысның авызына карау белән шөгыльләнә. Мәскәү алдында үз кәнәфиләрен саклауда 200 процент гарантия булсын өчен, “толерантлык” битлеге астына елыша.

Коры сүз белән генә чикләнеп калмас өчен, берничә мисал китерим. Билгеле булганча, Явыз Иван 1552 елда Казанны яулап алгач, Казан ханнарының алтын тәхетен һәм таҗын Мәскәүгә алып китә. Хәзер алар Кремльнең Корал палатасында яталар. Безнең түрәләребез шуларны Казан музеена кайтарырга тырышу урынына, еллар буе “Икона Казанской Божьей Матери” дигән бер нәстәкәй артыннан чабып йөрделәр. Урыска карата “толерантлык” күрсәттеләр. Икенче мисал. Казанны яклауда һәлак булган бабаларыбызга һәйкәл кую урынына, түрәләребез, ә дөресрәк әйткәндә, аларның йомышчы гакыллары кайчандыр, имеш, Казан кальгасын бергәләшеп ике архитектор: берсе — татар, икенчесе рус төзеделәр, дигән уйдырмага сылтап, Казан Кремле җирендә шуларга һәйкәл куйдырттылар. Тарихта андый “дуслыкның” булганы юк икәнен Казанда һәр сабый бала да белә, әмма “толерантлык идеологиясе” ялган риваятьләргә мохтаҗ. Боларны уйлап чыгаручылар да табыла. Гадәттә, империя хуҗалары мондый мифологияне хуплый һәм шуның ише риваятьчеләргә вакыт-вакыт премияләр дә биргәли. Өченче мисал. Бер интерколлектив иҗат иткән балетны (“Кыйссаи Йосыф” балетын) күккә чөеп, бер татар милли әсәре итеп күрсәтү — бу да әлеге “толерантлык” идеологиясе тегермәненә су кою. Мин бу балетны карадым, аның музыкасында да, гомуми мохитендә дә бөтенләй татар рухы юк диярлек. Сәнгати эшләнеше дә бик түбән. Ләкин ул “радикализмга, терроризмга” каршы юнәлгән. Имеш, Татарстанда яһүдләр, христианнар һәм мөселманнар бергәләшеп балетлар иҗат итә. Әгәр мондый балетны иҗат итүчеләргә Путин гына түгел, ә Израильнең Премьер-министры да зур премия бирсә, гаҗәпләнмәгез, җәмәгать.

Бу “толерантлык” идеологиясе белән мавыгулар каян килә соң? Беренчедән, идарә итүче түрәләр халык алдында һәрвакыт үз кирәклеген күрсәтергә мәҗбүр. Элек, Ельцин хакимия- те елларында, алар халыкның башын мөстәкыйльлек-суверенитет уены белән әйләндер- гәннәр иде. Хәзер ул суверенитеттан бөтен кирәкләрен үз кесә- ләренә салып бетергәч, Мәскәү бу эштә ирек бирми башлагач, аларга икенче уен кирәк булды. Имеш, без “толерантлы” җитәкчеләр, без булмасак, Татарстанда күптән инде милләтара гражданнар сугышы башланыр иде. Без генә, имеш, татарны һәм русны тыеп торабыз. Чираттагы очсыз бер уйдырма, ләкин күп кенә читтән килүче журналистлар бу кармакка эләгә һәм аны бөтен дөньяга тарата. Икенчедән, түрәләребез бу “толерантлык” идеологиясе белән Мәскәү алдында үз карьераларын ныгыта, чөнки аларны хәзер халык сайламый, ә иптәш Путин билгеләп куя.

Чын мәгънәсендәге толерантлык ул кирәк һәм ул яхшы нәрсә. Ләкин һәр милләтнең дә теле һәм мәдәнияте тигез һәм кирәкле дәрәҗәдә дәвамлы үсеп торган очракта гына толерантлык белән мактанырга ярый. Ә Татарстанда әлегә хәтле ике теллелегебез кәгазьдә генә, чынында бөтен учреждениеләрдә эш рус телендә алып барыла. Милли бәйрәмебез Сабан туен дуңгыз итеннән ясалган шашлык майлары белән майлап, аракы белән чылатып халыклар дуслыгы бәйрәменә әйләндереп баралар. Шуңа күрә рус ягыннан мондый сәясәткә тулы түземлелек (толерантлык) күрсәтелә. Алар канәгать.

Минемчә, Татарстандагы “толерантлык” татарның бер нәрсәгә дә дәшмәве хакына гына сакланып килә. Ул — коллык психологиясенә нигезләнгән толерантлык. Аңардан оялырга кирәк.

Толерантлык уенын уйнаганчы, әллә нинди таш (“Рубин”) исемен йөрткән футбол җыйманыбызга (җыйман — команда) чын татар исемен биреп, телевидениедән уеннарны татарча алып баруны оештырсалар, кечкенә генә алга китеш булыр иде. Ләкин моны да эшләмиләр. Руска бу ошамас. Алла сакласын, республикада макталган толерантлык бозылыр дип, бу эшкә дә тотынырга базмыйлар.

Бу язманы укып чыккач, кайберәүләрнең: “Бу автор бик шомлы һәм күңелсез бер манзара китереп чыгара”, — дип тә әйтүләре мөмкин. Әмма халык: “Авыруын яшергән — үлгән”, ди. Халкыбыз, телебез язмышы турында җитди сөйләшүнең вакыты күптән җитте инде. Без шулай, түрәләрне “ихтирам итеп”, бер нәрсәгә дә дәшмичә, куркып, посып, үз-үзебезне юатып яисә ясалма рәвештә өметләнеп тел, мәдәниятебезне космик тизлек белән югалта барабыз. Тиздән югалтасы нәрсәбез дә калмас. Әгәр дә бөтен җәмәгатьчелек татар телен саклау өчен кайгыртучанлык күр- сәтмәсә һәм шул юлдан гамәли рәвештә бармаса, телебез берничә дистә елдан бетәчәк.

Тарихи күзлектән караганда, хәзер татар милләте фаҗигале чор кичерә. Аның иң зур фаҗигасе — халыкның үз җитәкче элитасы белән бернинди дә рухи багланышы булмавында. Хәзерге вакытта татар милләте белән үз суверен Конституциясен үз куллары белән юкка чыгарган депутатлар, 10 ел эчендә татар телен дәүләт теле иттереп гамәлгә кертмәгән Татарстан хөкүмәте җитәкчелек итә.

Шулай булса да, безгә, татарларга, моңаеп, зарланып кул кушырып утыру килешми. Киләсе сайлауларда безгә нинди җитәкчеләр кирәген бик нык уйларга кирәк, һаман шул ук кешеләрне сайласак, хәл үзгәрмәячәк.

Дәүләттән һәм милли хәрәкәт оешмаларыннан тыш, телне һәм милләтне саклау, үстерү эшенә татар гаиләсен җигәргә кирәк, чөнки гаилә милләтнең һәм дәүләтнең беренчел һәм иң нык күзәнәге булып санала. Безнең терәгебез нык, сәламәт, хәлле һәм күп балалы татар гаиләсе булырга тиеш.

Безнең, татарның, тарихи форсаты, фаразлавымча, 2015-2020 еллар арасында чыгуы бик ихтимал. Без бу форсатка әзер булырга тиешбез.

Рафаэль МӨХӘММӘТДИНОВ.

news_right_1
news_right_2
news_bot