Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Мөнәсәбәт//ДУСЛЫК НИГЕЗЕ – ТИГЕЗЛЕК//29 декабрь, №52
Мөнәсәбәт//ДУСЛЫК НИГЕЗЕ – ТИГЕЗЛЕК//29 декабрь, №52
Ә шуның икенче көнендә Россиядә беренче мәртәбә “Халыклар бердәмлеге көне” уздырылды. Бу бәйрәмдә проваславие динендәгеләр Россиякүләм тәре походлары оештырдылар.
Казанда тәре походына катнашучылар өчен шәһәр транспортында йөрү бушлай булды.
Ә Рамазан гаете көнне иртәнге якта транспорт рәтле йөрмәде, гаеткә баручылар яртышар сәгать көтеп торды. Югыйсә транспорт оешмалары җитәкчеләре трамвай, троллейбус һәм автотранспортны бу көнне рейска иртәрәк тә чыгарта ала иде бит.
Дөрес, татар халкы транспортка түләүле дип тормады, меңнәрчә мөселманнар Кремльгә - Колшәриф мәчетенә һәм башка мәчетләргә ураза гаетенә бардылар.
Тәре күтәреп йөрүчеләрне Татарстан телевизион каналлары да атна буе күрсәтеп торды. Безнең бәйрәм икенче көнне ук онытылды. Ә бит ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләүдә һәр милләткә, аның ихтыяҗларына тигез карау гаять зур әһәмияткә ия. Бу үзе үк милли сәясәтнең бер чагылышы.
Алда - Корбан бәйрәмебез тора. Җитәкчеләребез аны үткәрүгә битараф калмасыннар, элекке ялгышларны кабатламасыннар иде.
Милләтара дуслык әнә шулай конкрет гамәлләрдән башлана бит.
Сәгъдулла Шәйхулла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз