news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

М.Моратов:“Татар-информ” - өземтәләр алынуда Идел буенда 1 нче һәм РФ буенча 12 нче”

Коллегия утырышында Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы генераль директоры шушы мәгълүмат агентлыгы мөмкинлекләрен барлады

(Казан, 19 февраль, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Республика мәгълүмат агентлыклары арасында иң күп өземтәләр алынганлык ягыннан “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы Идел буе Интернет-басмаларыннан 1 нче һәм Россия Федерациясе буенча 12 нче санала, дип белдерде бүген ТР Хөкүмәт йортында үткәрелгән коллегия утырышында Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы генераль директоры Марат Моратов.

Үзе җитәкчелек иткән тармакның узган елгы эшчәнлегенә хисабында шәрехләп, ул “Татар-информ”ның һәркөн рус телендә уртача 230, татар телендә 50 һәм инглиз телендә 30лап мәгълүмат чыгаруын, www.tatar-inform.ru сайтына көн саен 15 меңнән 45 меңгә кадәр  кеше кереп хәбәр алуын искәртте. Россия һәм БДБ илләрендәге 26 төбәктә агентлыкның хәбәрче пунктлары бар, аерым алганда, Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Хабаровск шәһәрләре, Кырым, Балтыйк буе илләре һ.б. урыннардан хәбәрләр килеп тора. “Татар-информ” агентлыгында Идел буе төбәгендә тулыканлы Интернет-телевидение эшли, аның кысаларында көн саен туры эфирда яңалыклар тапшырыла, танылган җәмәгать эшлеклеләре белән даими рәвештә Интернет-конференцияләр үткәрелә, зур күләмле сәяси, мәдәни, спорт чаралары һәм икътисадка бәйле вакыйгалар трансляцияләнә, диде М.Моратов.

“Татар-информ” үзенең аудиториясе өчен “мобиль яңалыклар”ны күзәтү мөмкинлеге бирә, шулай ук агентлык Казан һәм Татарстан яңалыкларын кесә телефоннарына адреслы җибәреп тора”, - дип, республика мәгълүмат агентлыгының мөмкинлекләрен барлады Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы генераль директоры Марат Моратов.  

news_right_1
news_right_2
news_bot