news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мөмкинлекләре чикле тукайлылар үзара көч сынашты

Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан районда төрле чаралар уза.

(Тукай районы, 9 декабрь, "Татар-информ", "Якты юл"). Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан районда төрле чаралар уза. Бу атнада чәршәмбе көнне мөмкинлекләре чикле тукайлылар арасында IV район Спартакиадасы узды. Әлеге ярышларда барлык төр инвалидлар да катнашты, дип яза җирле басма.

Спартакиадада тукайлылар үзара шашка, дартс, армспорт, ату, урыннан сикерү кебек спорт төрләрендә көч сынашты. Барлыгы 50дән артык спортчы – 11 команда катнашты. Гомуми исәптә Күзкәй авыл җирлеге командасы беренчелеккә чыкты. II урынга Иске Абдул һәм III урынга Новотроицкое авыл җирлекләре командалары лаек булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot