news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөмкинлекләре чикле кешеләргә ярдәм күрсәтү акциясе дәвам итә

"Зәкят" фонды тарафыннан бүген аларга ярты тоннага якын азык-төлек таратылды.

(Казан, 14 июнь, "Татар-информ"). Диния нәзарәте игълан иткән “Рамазан – изге гамәлләр ае” дигән  акция кысаларында бүген чираттагы чара булды, дип хәбәр итә Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте. Казанда гомер кичерүче физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды тарафыннан гомуми авырлыгы ярты тоннага җиткән азык-төлек җыелмалары бирелгән.
 
Әлеге изге эшкә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзе  кушылды. Үзенең нәсихәтләре һәм изге теләкләрен әйтеп ул  күчтәнәчләр белән тулы 50 җыелманы тапшырды. Форсаттан файдаланып, мөфти хәзрәтләре Рамазанның фазыйләтләре, әлеге айда башкарылган гамәлләрнең савабы күп тапкырга артуы һәм ислам диненең кешене изгелеккә генә чакыруы турында сөйләде.
 
Изге Рамазан ае ахырына кадәр хәйрия фонды мохтаҗларга, күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә, авыруларга тагын 240 шундый күчтәнәч өләшәчәк, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100