news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөмкинлекләре чикләнгән мөслимлеләргә эш урыннары бар

Мөслим районында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 2 меңнән артык граждан яши.

(Мөслим, 11 сентябрь, "Татар-информ", "Авыл утлары"). Мөслим районында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 2 меңнән артык граждан яши. Шуларның 659ы – эш яшендә, шул исәптән 495 инвалид беркайда да эшләми.

Район хакимияте ярдәме белән мәшгульлек үзәге инвалидларга вакантлы эш урыннары тәкъдим итә. Бу юнәлештә район Башкарма комитеты карары белән махсус комиссия төзелде. Эш бирүчеләр белән үткән киңәшмә беркетмәсе нигезендә инвалидларны оешма-предприятиеләргә эшкә урнаштыру өчен квота билгеләнде.

Кызыксынган граждан- нар 8 (85556) 2-48-34, 2-49-50 телефоннары аша мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итә ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100