Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мөмкинлекләре чикләнгән Лилия Сәләхетдинова «Татар җыры»на кертмәүләрен сөйләде
«Әгәр сәхнәдә минем җырларым башкарылса, тавыш чыгара идем», — дип сөйләде шагыйрә.
(Казан, 7 февраль, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Мөмкинлекләре чикләнгән Лилия Сәхәлетдинова «Интертат» электрон сайтына биргән интервьюсында «Барс Медиа» татар медиагруппасының аны «Татар-җыры» фестиваленә кертмәүләрен сөйләде.
«Барс Медиа»дан «Татар җыры» фестиваленә кертүләрен сораган идем. Билетсыз гына түгел, хәтта билетлар белән дә коляска белән кермәячәксез, диделәр. Миңа бит хәтта урын да кирәкми, коляскада утырып карый алам. Шулай да, «Юк», — диделәр», — дип сөйләде Лилия.
Лилия Сәләхетдинова күп кенә җырлар авторы да. Ләкин быелгы «Татар җыры»ның егерме еллыгында аның җырлары яңгырамаган.
«Аларның миңа карата мөнәсәбәтләре бер дә ошамады. Әле өстәвенә мин җырлар авторы да. Ярый әле минем җырлар быел катнашмады. Әгәр сәхнәдә минем җырларым башкарылса, тавыш чыгара идем», — дип сөйләде шагыйрә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз