news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
М.Лоскутов: “Коткаручылар Универсиаданы тулы әзерлек белән каршы алачак”
Коткаручыларның финанс хезмәте җитәкчеләре өчен Бөтенроссия җыенына килгән Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы департаменты директоры шулай дип вәгъдәли
Скопировать ссылку
(Казан, 12 май, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Татарстанда янгын куркынычын киметү максатында, янгын сүндерү буенча яңа автомобильләр, җиһазлар сатып алыначак, чөнки заман гына түгел, 2013 елда булачак Универсиада да үз таләпләрен куя.
Бүген коткаручыларның финанс хезмәте җитәкчеләре өчен “Корстон” сәүдә-күңел ачу үзәгендә башланган Бөтенроссия җыенына килгән Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы департаменты директоры Максим Лоскутов шундый фикер белдерде. “Ләкин күпме акча таләп ителәсе һәм бүлеп биреләсе турында бернинди мәгълүмат бирә алмыйм, Финанслар министрлыгы шуның өчен генә максатчан финанслауны карамаячак, ул үз ресурсларыбыз хисабына финансланачак дип уйлыйм. Универсиада вакытында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының башка регионнарындагы подразделениеләре хезмәткәрләре җәлеп ителәчәк”, - диде. Гомумән алганда, коткаручылар Универсиаданы тулы әзерлек белән каршы алачак, дип ышандыра финанс-икътисад департаменты җитәкчесе.
Бу хакта ачыклык кертеп, ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат секретаре Андрей Родыгин, тиздән Универсиада авылында янгын сүндерүгә берьюлы 4 тапкыр чыгуга исәпләнгән һәм 80 коткаручы хезмәт итәчәк янгынчылык депосы кулланылышка тапшырылачак, Универсиада авылы төзелеше проектына ул кертелгән, диде. Шул рәвешле, Универсиада авылында янгынчылык часте эшләячәк. Җыеп кына әйткәндә, республика коткару хезмәте җитәкчелеге планында подразделениеләрнең матди тәэмин ителешен күтәрү мәсьәләсе каралган, чөнки техниканың 60 проценты инде тузган санала. “Татарстан Хөкүмәте бу проблемага зур игътибар бирә, мәсәлән, былтыр 150 “ЗИЛ” һәм 44 “КамАЗ” янгын сүндерү хезмәте вахтасына басты”, - дип белдерде А.Родыгин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot