news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

М.Җәлил турниры җиңүчесе Илфат Әнвәров исемен йөрткән көрәш үз батырларын барлады

Дүртенче тапкыр оештырылган әлеге бәйгедә 170тән артык яшь көрәшче бил алышты.

(Актаныш, 17 ноябрь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). Бүген Актанышта күп тапкырлар Сабантуй батыры, РСФСРның спорт остасы, ТАССР чемпионы, М. Җәлил турниры җиңүчесе Илфат Әнвәров истәлегенә яшүсмерләр арасында көрәш бәйгесе үтә. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Дүртенче тапкыр оештырылган әлеге бәйгедә 170тән артык яшь көрәшче бил алышты.

Көрәш дөньясына танылган батырлар биргән әти, үз төбәгенең хөрмәткә ия кешесе иде ул Илфат Зәки улы. Актанышта һәм, гомумән, республикада Әнвәровлар турында ишетмәгән кеше сирәктер. Һәрхәлдә, көрәш дөньясында андый хәлне бөтенләй дә күз алдына китереп булмый.

Илфат, Илфир, Айнур, Тәүфикъ, Шәфкать - бар да оста көрәшчеләр, танылган батырлар. Барысының да башында Илфат абый торды. 12 ел рәттән Актаныш районы Сабан туе батыры булды.

Дүрт ел вакыт эчендә Илфат Әнвәров истәлегенә яшүсмерләр арасындагы көрәш бәйгесенең географиясе дә шактый киңәйгән. Быел Актаныш келәменә Азкакай, Әлмәт, Яр Чаллы, Зәй шәһәрләреннән, Башкортстанның Илеш районыннан килгән алыплар да керде.

Бүгенге бәйге катнашучылар арасыннан үз җиңүчеләрен билгеләячәк, Актаныш спортчысының данлыклы исемен янә бер тапкыр республика күләмендә яңгыратачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100