news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

М.Җәлил исемендәге ТДОһБАТ XXVIII Халыкара опера фестивалена әзерләнә

Ф.И.Шаляпин исемендәге әлеге фестиваль илнең музыкаль һәм театраль тормышында бик зур вакыйга санала

(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Тагын 1 айдан, 8-22 февральда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры сәхнәсендә Ф.И.Шаляпин исемендәге XXVIII Халыкара опера фестивале узачак.

1982 елда, дөньяда әлеге мәшһүр җырчы исеме белән бәйле бернинди опера форумы оештырылмаган заманда, республикакүләм дәрәҗәдә башланган, 1985 елдан Россиякүләм, 1991  елдан Халыкара дәрәҗәгә җиткән фестиваль исә илнең музыкаль һәм театраль тормышында бик зур һәм хәзерге заман Россия театры тарихында уникаль вакыйга, Татарстанның исә мәдәни бренды санала.

Шушы еллар дәвамында Казандагы Шаляпин фестивале спектакльләрендә  Ирина Архипова, Юрий Мазурок, Тамара Синявская, Артур Эйзен, Александр Ведерников, Юрий Марусин, Булат Минжилкиев, Ирина Богачева, Ольга Бородина, Илдар Абдразаков, Хибла Герзмава, Николай Путилин кебек мәшһүр җырчылар, Гинтарас Ринкявичус, Марко Боэми кебек танылган дирижерлар катнашты, дип искәртеп, М.Җәлил исемендәге ТДОһБАТ үзененә быелгы фестивальны әзерләп үткәрүдә массакүләм матбугат һәм коммуникация чаралары арасында үзара отышлы шартларда хезмәттәшлек тәкъдим итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100