Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган проект гамәлгә керә
Патриот-шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган опера-поэма күрсәтелә
(Казан, 6 декабрь, “Татар-информ”). Иртәгә М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә, “Безнең йөрәкләрдә мәңгегә” (“Навеки в наших сердцах”) проекты гамәлгә керә. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган әлеге мәдәни чара кысаларында2014 елның декабреннән алып 2015 елның май аена кадәр Н.Җиһановның “Җәлил” опера-поэмасы күрсәтеләчәк — барысы 7 спектакль.
“Җәлил” милли операсы татарның классик шагыйре Муса Җәлилнең батырлыгына багышлана, аның премьерасы исә 1957 елда була.
Мәгълүм ки, Бөек Ватан сугышыннан соң М. Җәлил хыянәтче дип санала, бары тик “Моабит дәфтәрләре” илгә кире кайтканнан соң гына Җәлил һәм җәлилчеләр - Ватанга тугры калган көрәштәшләре аклана. М. Җәлилнең тоткынлыктагы тормышы, аның батырлыгы операның нигезе итеп алынган.
“Җәлил” операсы сәхнәгә кабат 2011 елда кайтарыла һәм аны режиссер Михаил Панджавидзе сәхнәләштерә. Спектакльдә XXI гасыр технологияләре — видеотрансляцияләр, компьютер графикасы, трансформер декорацияләр кулланылган, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз