news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры яңа сезонын “Йосыф турында кыйсса” балеты белән ача

М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры яңа сезонын “Йосыф турында кыйсса” балеты белән ача

(Казан, 23 сентябрь, “Татар-информ”, Люция Камалова). Бүген М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры үзенең 68нче сезонын “Йосыф турында кыйсса” балетының постановкасы белән ачып җибәрә. Леонид Любовскийның өч пәрдәдән торган әлеге балетының сюжеты (аның либреттосын Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис язган) Кол Галинең атаклы поэмасыннан алынган. Леонид Любовский 2001 елда спектакльнең премьерасы күрсәтелгәннән соң, аны “көнчелек, хыянәт һәм дөньяны коткарып калачак матурлык турындагы балет” дип бәяләгән иде.

Нәкъ менә шушы постановканың “җиңел кулы” белән Татарстанның атказанган артисты, “Биюнең җаны – 2003” бүләге лауреаты Нурлан Канетов, шагыйрь Ренат Харис һәм композитор Леонид Любовский Россия Федерациясенең Дәүләт премиясе лауреатлары булды да инде. “2005 елдагы гуманитар эшчәнлек өлкәсендәге казанышлары өчен Россия Федерациясенең Дәүләт премиясен бирү турында”гы Указга РФ Президенты Владимир Путин кул куйды. Указда әйтелгәнчә, Татарстанның сәнгать эшлеклеләренә әлеге югары бүләк “Йосыф турында кыйсса” балетын иҗат итүдәге эшчәнлекләрен исәпкә алып бирелде.

Сентябрь ае дәвамында сәнгать сөючеләр М.Җәлил театры сәхнәсендә шулай ук П.Чайковскийның “Йокыга талган гүзәл” һәм “Аккош күле” балетларын да күрә алачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot