Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры солисты Мәскәүдән көмеш медаль белән кайтты
Айсылу Мирхафизхан “Характерлы бию” Бөтенроссия балет артистлары, биючеләре конкурсында лауреат булды
(Казан, 2 декабрь, “Татар-информ”). М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры солисты Айсылу Мирхафизхан “Характерлы бию” Бөтенроссия балет артистлары, биючеләре конкурсында лауреат булып, II премия иясе дип табылды һәм көмеш медаль белән бүләкләнде. Конкурс Мәскәүдә уздырылды.
Бу конкурс 2013 елдан бирле үткәрелә һәм төрле белгечлекләр буенча 4 еллык цикл белән уза: 1 нче ел — “Хореографлар”, 2 нче ел — “Характерлы һәм милли-сәхнә биюе”, 3 нче ел — “Заманча бию”, 4 нче ел — “Балет артистлары һәм хореографлар”. Конкурсның сәнгать җитәкчесе — танылган хореограф, СССРның халык артисты Юрий Григорович.
Жюри составында А. Ваганов исемендәге Рус балет академиясе ректоры Николай Цискаридзе, “Русский балет” театры сәнгать җитәкчесе Вячеслав Гордеев, Мәскәү хореография академиясе ректоры, профессор Марина Леонова, И. Моисеев исемендәге ансамбль директоры һәм сәнгать җитәкчесе Елена Щербакова, әлеге ансамбль каршында оештырылган студия-мәктәп директоры Гүзәл Апанаева һ.б. була.
Конкурсның беренче турында Айсылу Мирхафизхан “Гаянэ” балетыннан Айшә монологын, “Дон Кихот”тан чегән биюен бии. Икенче турда исә һинд эпосы мотивлары буенча эшләнгән “Ашваттха” номерын күрсәтә, дип хәбәр итә М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театры матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз