Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры яңа сезонны “Любовный напиток” опера премьерасы белән ача
Августта Казан операсына 140 ел тулган
(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», Алсу Гатауллина). Кичә М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры яңа сезонны ачты. Тамашачыларны нәрсә көтүе хакында журналистларга Татар дәүләт академия опера һәм балет театры директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов сөйләде.
Рәүфәл Мөхәммәтҗанов билгеләп узганча, августта Казан операсына 140 ел тулган. Сентябрьдә Г. Доницеттиның «Любовный напиток» операсы һәм Нуриев фестивале-2014 премьерасы “Carmina Burana, яки Колесо фортуны” премьералары тәкъдим ителәчәк.
Театрда октябрьдә Шаляпин фестивале-2014 премьерасы “Севильский цирюльник” тәкъдим ителәчәк. Аннары опера труппасы Нидерландыга “Искатели жемчуга” спектакле белән гастрольгә китә. Балет труппасы ноябрьдә «Жизель», «Лебединое озеро», «Щелкунчик» спектакльләре белән Франция, Нидерланды, Бельгия, Германия, Австрия, Швейцария кебек Европа илләре буенча озак вакытлы гастрольләргә юл тота.
Агымдагы айда Н.Касаткина һәм В.Васильев җитәкчелегендәге Дәүләт академия театры «Жар-птица», «Сотворение мира» спектакльләре белән Казанга гастрольгә киләчәк.
Декабрьдә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрының Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Навеки в наших сердцах” уртак проекты старт ала. Н. Җиһановның “Җәлил” операсы декабрьдән майга кадәр күрсәтеләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз