news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

М. Җәлил исемендәге опера һәм балет академия театры Яңа елга “Морозко” спектаклен тәкъдим итә

Биредә XIX-XX гасырларда иҗат иткән рус композиторлары әсәрләрен ишетергә мөмкин булачак

 (Казан, 18 декабрь, “Татар-информ”). Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында Яңа ел бәйрәмнәрендә “Морозко” спектаклен тәкъдим ителә. Либреттоның авторы А. Полубенцев рус халык әкиятләренә таянып эшләгән. Биредә XIX-XX гасырларда иҗат иткән рус композиторлары әсәрләрен ишетергә мөмкин булачак.

Спектакльне сәхнәгә куюда Мәскәү, Санкт-Петербург белгечләре дә катнашкан. Балетны исә Казан хореография училищесы студентлары башкара.

Спектакльне 30 декабрь, 2-11 гыйнвар көннәрендә карарга мөмкин, дип игълан итте театрның матбугат хезмәте.

Театрның фойесында балалар өчен бизәлгән чыршы янында Кыш бабай һәм Кар кызы аларның күңелен күрәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100