news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

М.Җәлил ис.Татар дәүләт опера һәм балет академия театры Шаляпин фестивалена әзерләнә

Башлангыч идеясенә тугры калган фестивальда быел 2 атна дәвамында дөньяның 9 иленнән 4 дистәдән артык опера сәнгате үрнәкләрен башкаручы катнашачак, 10 спектакль һәм 2 Гала-концерт тәкъдим ителәчәк

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). 8-22 февральда М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында булачак Федор Шаляпин исемендәге XXVIII Халыкара опера фестивале үткәрелү уңаеннан, бүген Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының брифинглар залында матбугат конференциясе үткәрелде. Ул чара фестивальның рәсми мәгълүмати химаячысы булган «Татар-информ» агентлыгы сайтында туры эфирда бирелеп барды.

   Журналистлар белән очрашуга әлеге театр директоры урынбасары Юрий Ларионов, театрның сәнгать җитәкчесе Гүзәл Хәйбуллина, дирижер Гинтарас Ринкявичус (Литва), Мангейм Милли операсы солисты Михаил Агафонов (Германия) һәм фестивальның рәсми химаячысы «Кояшлы шәһәр»/«Солнечный город» ҖЧҖ җитәкчесе урынбасары Роберт Шәймөхәммәтов килгән иде.

Хәзерге вакытта дөньякүләм музыка сәнгатендә уникаль мәдәни чара саналган Шаляпин фестивале моннан 28 ел элек М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов башлангычы белән тарихын яза башлаган. Г.Хәбибуллина искәртеп үткәнчә, кыска гына вакыт эчендә илкүләм дәрәҗәдән халыкара киңлеккә чыккан Ф.Шаляпин исемендәге музыкаль форумда Россия операсының Ирина Архипова, Булат Минжилкиев, Дмитрий Хворостовский, Александр Ведерников, Мария Биешу, Ирина Богачева, Любовь Казарновская, Анатолий Кочерга, Ольга Бородина, Паата Бурчуладзе, Николай Путилин һ.б. йолдызлары катнашырга өлгерде, шулай ук чит ил башкаручылары һәм дирижерлар Казан сәхнәсенең түрен бизәде. Нәкъ шушы фестиваль 1999 елда Татарстан башкаласында ул вакытта дөньяда опера җырчысына бердәнбер саналган һәйкәл – Ф.Шаляпин һәйкәле ачылуга сәбәпче булды.

Башлангыч идеясенә тугры калган фестивальда быел 2 атна дәвамында дөньяның 9 иленнән (АКШ, Германия, Италия, Австрия, Швеция, Казакъстан, Украина, Литва һ.б.), Россиянең үзеннән – Санкт-Петербургның Мария һәм Мәскәүнең Зур театрыннан барлыгы 4 дистәдән артык опера сәнгате үрнәкләрен башкаручы катнашачак. Театр директоры урынбасары Ю.Ларионов басым ясап әйткәнчә, башкаручыларны сайлап алу спектакльләрне иң югары дәрәҗәдәге җырчылар белән тәэмин итүдән чыгып карала.

Аерым алганда, быелгы афишаларда Рейнедагы Немец операсыннан Борис Стаценко, Мария театрыннан Млада Худолей, Мәскәүдән Хибла Герзмава, Мангейм Милли операсы солисты Михаил Агафонов, үзебезнең Татар дәүләт опера һәм балет академия театрыннан Альбина Шаһиморатова балкыса, тамашачы, шулай ук, үзенең яратып өлгергән җырчыларыннан Мария театрыннан Әхмәд Аһади, Мәскәүнең Зур театрыннан Юрий Нечаев, Ирина Макарова, Яңа Опера театрыннан Елена Поповская, Станиславский һәм Немирович-Данченко исемендәге театрдан Алексей Долгов, Германиядән Георгий Ониани, Казакъстаннан Нурҗамал Үсенбаева кебекләр мәшһүрләрне тыңлап хозурланачак. Алардан тыш, Нью-Йорк Сити Операсы солисты Михаил Светлов-Крутиков, Казанның Татар дәүләт опера һәм балет академия һәм Мәскәүнең Зур театрлары солисты Михаил Казаков, Украина Милли операсыннан Сергей Коврин, Мария театрыннан Эдуард Цанга һ.б. баслар катнашуы билгеле. Беренче тапкыр буларак, Казан сәхнәсенә чыгып, Венадан Фольксопер театрыннан Мельба Рамос, Мария театрыннан Карина Чепурнова һәм Светлана Трифонова, Греция Милли операсыннан Виктория Динас үзләренең башкару осталыгын күрсәтәчәк, шул рәвешле, яңа исемнәр «ачу» буенча форумның үзенчәлеге саклана, дип белдерде Г.Хәйбуллина.      

Фестиваль программасы Татар дәүләт опера һәм балет академия театрының соңгы еллардагы уңышлы саналган 10 спектакленнән төзелгән. Традиция буенча, фестиваль сезон премьерасы - «Мадам Баттерфляй» операсы белән ачыла, 9ы көнне - «Пиковая дама», 10сы - «Богема», 12се - «Риголетто», 13е - «Борис Годунов», 14е - «Аида», 15е - «Волшебная флейта», 16сы - «Царская невеста», 17се - «Травиата», 19ы - «Трубадур». Фестивальга 21 һәм 22 февральда булачак 2 бүлектән торган Гала-концертлар нокта куячак. Анысында исә, Россиядә беренче тапкыр буларак, АКШның Нью-Йорк шәһәрендә эшләүче италияле Алессандро Сафино катнашачак, аннары гына, 24 мартта, Мәскәүдә соло концерты булачак.

Журналистларның сорауларына җавабында, Г.Хәйбуллина, үкенечкә, спектакльләрне DVD-дискка яздыру эше бөтенләй гамәлдә юк, сәбәп – акча юклык, ди. «Европа илләренә спектакльләребез белән чыккач, дисклар сорыйлар, бөтенләй булмаганга аптырыйлар. Нишлисең, зур чыгымнар таләп итә торган андый чарага мөмкинлегебез әлегә күренми, чөнки аның өчен махсус студия, камил тавыш яздыргыч җиһазлар таләп ителә. Әйтик, «Искатели жемчуга»ны 100 тапкыр күрсәттек, спектакльләребез, гомумән, аншлаг белән бара, акча эшләү өчен дә акча кирәк шул, мәсьәлә хәл ителмәгән», - диде театрның сәнгать җитәкчесе. Директор урынбасары Ю.Ларионов исә, бөтен өмет химаячыларда, андыйлар булса, хезмәттәшлеккә без әзер, дип, хәзергәчә ярдәм иткән ышанычлы таянычыбыз «Кояшлы шәһәр» җәмгыятенә, рәсми мәгълүмати химаячысы булган «Татар-информ» агентлыгына һ.б. ярдәмчеләренә рәхмәт белдерде.

Дирижер Гинтарас Ринкявичус, опера солисты Михаил Агафонов, үз чиратларында, шундый зур фестивальда катнашулары белән үзләрен бәхетле санауларын һәм чиксез горур булуларын басым ясап әйтте.

Журналистларга игълан ителгәнчә, билет бәяләре - 300-2500 сум тирәсе. Гала-концертка хәзерге вакытта 120ләп билет сатуга өстәмә чыгарылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100