news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәликә Гыйльметдинова Луганск шәһәреннән алты баланы асрауга алачак

«Балаларга 10-15 яшь, документ эшләрен җыю бара, аларга урын әзерләп куйдык», — диде ул.

Мәликә Гыйльметдинова Луганск шәһәреннән алты баланы асрауга алачак
Салават Камалетдинов

(Казан, 15 март, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Казан шәһәр Думасы депутаты, «Ярдәм» фонды вице-президенты Мәликә Гыйльметдинова үзенә асрауга Луганск шәһәреннән начар ишетә торган алты баланы алачак.

«Якын арада без тагын алты бала алырга ниятлибез. Аларның барысы да Луганск шәһәреннән. Хәзерге вакытта балаларны алу өчен килештерү эшләре алып барыла. Ул балалар хәзер Дондагы Ростов шәһәрендә», — дип аңлатты Татарстан мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе, «Ярдәм» гомуммилли ислам хәйрия фонды советы рәисе Илдар хәзрәт Баязитов.

Мәликә Гыйльметдинова әйтүенчә, балаларга 10-15 яшь. «Хәзер аларга Россия Федерациясе гражданлыгын алырга кирәк, документ эшләрен җайлау бара. Аларга урын әзерләп куйдык», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Ул балалар Мәликә ханымны әни дип йөртә. Бүгенге көндә „Ярдәм“ фонды начар күрүчеләрне, начар ишетүчеләрне, дцп диагнозы белән авырган, инвалид-коляскада йөргән кебек сәламәтлеге чикле булган кешеләргә махсус пансионатларыбыз бар. Аның берсе Балтач районы Бөрбаш авылында (анда күп балалы гаиләләрдән килгән малайлар тәрбия ала), икенчесе — „Сөләйман“ комплексында булачак», — диде Илдар Баязитов.



Галерея: «Ярдәм» мәчетендә ел нәтиҗәләренә йомгак ясау буенча очрашудан фоторепортаж
news_right_1
news_right_2
news_bot