news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәүлид - олы мөселман бәйрәме, һәм аны бидгать дип бәяләү дөрес түгел - Тәлгать Таҗетдин

Кичә Россия баш мөфтие, Болгар шәһәрендә уздырылган Мәүлид ән-Нәби бәйрәмендә катнашып, Мәүлидне үткәрүгә каршы чыгучыларга җавап кайтарды.

(Болгар, 30 ноябрь, "Татар-информ", Гүзәл Насыйбуллина). Россиянең баш мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдин Мәүлидне билгеләп үтү дөрес түгел, ярамый торган гамәл, дип бәяләүчеләргә каршы килде. Бүген ул, Болгар шәһәрендә Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең туган көне уңаеннан уздырылган Мәүлид ән-Нәби бәйрәменең төп тантанасында катнашып, бу хакта үз фикерләре белән уртаклашты.

Мәүлид Шәриф - олы мөселман бәйрәме, һәм аны бидгать дип бәяләү дөрес тугел, ди ул.

“Бу көнне без Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) дөньяга килгәнен бәйрәм итәбез. Мөселманнарга туган көнне уздырырга ярамый, диләр. Әмма бала тугач, без бит сөенәбез, гакыйка корбанын чалабыз һәм мохтаҗларга таратабыз! Димәк, үзебез генә түгел, сабый тугач, башкалар да куана. Аллаһының илчесе туганга ничек итеп сөенмәскә? Әнә шулай итеп, без Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) дә туган көнен зурларга тиеш. Аның һәр гамәле һәм бөтен гомер юлы кешеләрне игелекле итү буенча үзе бер методика!” - диде Тәлгать хәзрәт.

Россиянең баш мөфтие барлык мөселманнарны бәйрәм белән котлады.

“Болгар шәһәрендә "Ак мәчет" төзелде, Болгар ислам академиясе ачылды, ел саен Мәүлид уздырыла. Боларны тормышка ашыручыларга: Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, Минтимер Шәрипович Шәймиевка, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга рәхмәт әйтергә кирәк", - диде ул.

Белешмә өчен. Рабигыль-әүвәл аеның унбереннән уникесенә каршы төндә Мәүлид ән-Нәби – Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) туган көне. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) 571 елда Мәккә шәһәрендә туа. Атасы Габдулла, Пәйгамбәр (с.г.в) тумастан ике ай әүвәл вафат булса, анасы Әминә Пәйгамбәргә (с.г.в.) алты яшь вакытта вафат була. Сигез яшенә кадәр - бабасы Габделмотталиб, 25 яшенә кадәр абзыйсы Әбү Талиб карамагында яши. 25 яшенә җиткәч, Хәдичәгә өйләнә. Бу никахтан ике ул һәм дүрт кыз, барлыгы алты балалары туа. 40 яшенә җиткәч, пәйгамбәр була һәм бу шәрәфле вазифаны 23 ел дәвамында үтәп килә. Пәйгамбәребез (с.г.в.) 63 яшендә Мәдинә шәһәрендә вафат була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100