Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәүлид бәйрәмендә «Сәлах» мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев нәшид башкарды
Тамаша дәвамында Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с.г.в.) тормыш юлы турында сөйләделәр. Бәйрәмне Марсель Әхмәдуллин белән Рүзәл Әхмәдиев алып барды.
(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Кичә Казанда Мәүлид бәйрәменә багышланган кичә үтте.
Тамашада Сәидә Мөхәммәтҗанова, Марсель Вәгыйзов, Ильяс Халиков, Гүзәлия, Салават-Гүзәлем Миңнехановлар, Алинә Шәрипҗанова һәм башкалар катнашты.
Шулай ук тамашада Казанның «Сәлах» мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев да бар иде.«Беренчедән, бу чара бик мөһим. Хәзер дөнья белән бәйле концертлар гына уза. Әле бу башы гына. Халык әкренләп ияләшә, мондый җыелышлар да кирәк. Киләчәктә бәйрәм акапелльно үтәр дип өметләнәбез», — диде ул.
Бүләк итеп имам-хатыйб Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.) турында нәшид башкарды. «Кеше күңеленең җырлыйсы килә. Мөнәҗәт җырлау, нәшид әйтү бер дә шәригатькә каршы килми», — диде хәзрәт.
Тамаша дәвамында Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с.г.в.) тормыш юлы турында сөйләделәр. Бәйрәмне Марсель Әхмәдуллин белән Рүзәл Әхмәдиев алып барды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз