news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәүлид бәйрәмен 2015 ел башында Болгардагы Ак мәчеттә уздыру ниятләнә

Татарстан мөфтиенең Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте админстрациясе җитәкчесе урынбасары белән очрашуында шул хакта сүз булды

 (Казан, 27 октябрь, “Татар-информ”). Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте админстрациясе җитәкчесе урынбасары Артур хәзрәт Сөләйманов белән очрашты.

Рәсми очрашуда сүз ТР МДН һәм РФ ҮДН арасындагы үзара хезмәттәшлек турында барды. Шулай ук Мәүлид бәйрәменә әзерлек буенча мәсьәләләр турында сөйләштеләр. Мәүлид бәйрәмен 2015 ел башында Болгардагы Ак мәчеттә уздыру көтелә.

 

ТР мөселманнары Диния нәзарәтеннән шундый хәбәр алынды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100