Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәүлид бәйрәме уңаеннан“Татарстан-Яңа гасыр”Төркиянең“ТRТ”каналы белән уртак проект әзерли
Чит ил тамашачысы Кол Шәриф мәчетендәге вакыйгаларны, ә Татарстан телевидениесен караучылар Истанбул, Каһирә, Кәркүк һәм Македония мәчетләрендәге бәйрәм чараларын к
(Казан, 24 февраль, “Татар-информ”). 25 февраль кичендә бөтен мөселман дөньясы Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көнен билгеләп узачак. Татарстан халкының Мәүлид бәйрәмен ничек билгеләп үтүен чит ил тамашачылары да күрә алачак. “Татарстан-Яңа гасыр” телевидениесе Мәүлид бәйрәме уңаеннан Кол Шәриф мәчетеннән турыдан-туры трансляция оештыра, дип хәбәр итә “Татарстан-Яңа гасыр”ның җәмәгатьчелек белән элемтәләр хезмәте. Әлеге трансляция Төркиянең әйдәп баручы “ТRТ” телеканалыннан да күрсәтеләчәк. Аны 300 миллион кеше карар дип фаразлана.
“Татарстан-Яңа гасыр” телевидениесе белән “ТRT” каналының уртак проекты нәтиҗәсендә бөтен дөнья тамашачылары Кол Шәриф мәчетендәге вакыйгаларны, ә Татарстан телевидениесен караучылар Истанбул (Төркия), Каһирә (Мисыр), Кәркүк (Гыйрак) һәм Македония мәчетләрендәге бәйрәм чараларын күрә алачак.
“Татарстан-Яңа гасыр” каналында “Мәүлид кичәсе” тапшыруы 25 февраль 20 сәгать 30 минутта башлана. Трансляцияне www.tnv.ru сайтында да карарга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз