news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәүлид бәйрәме уңаеннан Чуашстанда дини чаралар, мәҗлесләр оештырыла

Шундый чараларның берсен “Гөлстан” мәдрәсәсе белән дини мәктәпләр әзерли

(Казан, 4 март, “Татар-информ”). Мәүлид бәйрәме — Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с.г.с.) туган көне уңаеннан, Чуашстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан республика мәчет-мәдрәсәләрендә дини чаралар оештырыла.
Өлкә нәзарәте сайтыннан алынган мәгълүматларга караганда, Батыр районы Шыгырдан авылындагы “Гөлстан” мәдрәсәсе һәм мәчетләр каршындагы дини мәктәпләр үзенчәлекле программа әзерләгән. Аның кысаларында салават-шәрифләр, дини җырлар һәм шигырьләр, шулай ук театральләштерелгән тамаша тәкъдим ителә. Әлеге акциядә 70тән артык кеше катнашыр дип көтелә, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot