news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәктәптә юлларда иминлеккә багышланган темалар саны артачак

Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышы булды.

(Казан, 12 сентябрь, "Татар-информ"). Мәгариф министрлыгы һәм Эчке эшләр министрлыгы «Әйләнә-тирә дөнья» һәм «Тормыш иминлеге нигезләре» фәннәрендә юл хәрәкәте иминлеге темаларының санын арттырачак. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышы нәтиҗәләре буенча шундый йөкләмә бирелде, дип хәбәр ителә РФ Министрлар Кабинеты сайтында.

Ведомстволар федераль дәүләт белем бирү стандартларына (ФГОС) һәм якынча төп белем бирү программаларына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертәчәк. Алар шулай ук «Технология» фәне кысаларында «Автодело» өстәмә модулен кертү мөмкинлеге турында да фикер алышачак.

Эчке эшләр министрлыгы һәм Мәгариф министрлыгы юлларда иминлеккә багышланган "минутка"ларны башлангыч, төп һәм урта гомуми белем бирүне  Федераль дәүләт белем бирү стандартларына кертү буенча эш алып барачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100