Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәктәптә яулык бәйләү мәсьәләсен төбәкләр хәл итәргә тиеш - Кеше хокуклары буенча Совет
Кеше хокуклары буенча Совет вәкиле "Яулык ябуда куркыныч юк", дип белдерде.
(Казан, 1 апрель, "Татар-информ"). Төбәкләр мәктәпләрдә дини атрибутика йөртүне рөхсәт итү мәсьәләсен мөстәкыйль хәл итәргә тиеш. Әлеге фикерне Президентның Кеше хокуклары буенча Советының миграция сәясәте һәм милләтара мөнәсәбәтләр комиссиясе рәисе Евгений Бобров белдерде. Мисалга ул яулык кияргә рөхсәт бирелгән һәм парламент тарафыннан кабул ителгән Чечня законын шәрехләде.
"Хиҗаб – пәрәнҗә түгел, ул йөзне япмый. Ягъни православие динендәгеләрнең яулык бәйләп йөрүе кебек үк күренеш. Монда бернинди дә куркыныч юк. Шул ук категориядә христиан хачлары тора", – дип белдерә Бобров "Интерфакс" чыганагына.
Аның сүзләренә караганда, төбәкләр һәм шулай ук җирле үзенчәлекләрне күздә тоткан уку йортлары да бу мәсьәләне үзләре хәл итәргә тиеш.
31 мартта Чечня парламенты карарга, укучыларга дини карашларын истә тотып кием киюне рөхсәт иткән төзәтмәләр кертте. Ягъни мәктәп һәм югары уку йортлары, мәктәп укучыларының һәм студентларның халык гореф-гадәтләренә һәм дингә нигезләнгән киенү хокукларын исәпкә алырга тиеш булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз