news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәктәптә укытыла торган барлык предметлардан глоссарийлар төзү планлаштырыла

"5 ел эчендә рус, татар, инглиз телләрендә һәр предмет буенча глоссарий эшләү мөмкинлеге бар”, - диде Рәдиф Җамалетдинов.

Мәктәптә укытыла торган барлык предметлардан глоссарийлар төзү планлаштырыла
архив/Михаил Захаров

(Казан, 18 июнь, “Татар-информ”, Айгөл Шәйхлисламова). Бүген КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры, филология фәннәре докторы, профессор Рәдиф Җамалетдинов мәктәптә укытыла торган барлык предметлар буенча глоссарийлар төзү планлаштырылуы турында әйтте. Бу хакта ул КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында үткән ачык ишекләр көнендә сөйләде.

“Республиканың би- һәм полилингваль мәктәпләре өчен кадрлар әзерләү программасы расланган, ягъни республикадан махсус заказ алынган очракта, 5 ел эчендә рус, татар, инглиз телләрендә һәр предмет буенча глоссарий эшләү мөмкинлеге бар”, - диде Рәдиф Җамалетдинов .

Рәдиф Җамалетдинов әйтүенчә, глоссарийларны мәктәп укучылары, студентлар, укытучылар куллана алачак.

Түгәрәк өстәлдә глоссарийларны эшләүдә КФУ галимнәре белән бергә, Фәннәр академиясе һәм башка югары уку йортлары белгечләре катнашу планлаштырылуы ассызыкланды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100