news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәктәптә туклануны оештыру буенча кайнар элемтә ачылды

Мөрәҗәгатьләр 5 октябрьгә кадәр кабул ителә.

Мәктәптә туклануны оештыру буенча кайнар элемтә ачылды
Михаил Захаров

(Казан, 16 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстанда 5 октябрьгә кадәр мәктәпләрдә туклануны оештыру мәсьәләләре, шулай ук гамәлдәге норматив гигиена таләпләре буенча консультацияләү оештырылды. Бу турыда Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Халыктан шалтыратулар Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә федераль хезмәтнең бердәм консультация үзәгендә түбәндәге телефон буенча кабул ителә: +7(800)555-49-43.

Халык шулай ук кулланучылар өчен консультация үзәгенең кайнар элемтәсенә +7(843)221-90-16 телефоны буенча, ял һәм бәйрәм көннәреннән тыш, көн саен 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр шалтырата ала. 12.00-13.00 сәгатьләрдә тәнәфес була.

Шалтыратулар Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсендә дә түбәндәге телефон буенча кабул ителә: +7(843)273-15-83. Элемтә дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 10.00-17.00 сәгатьләрдә, җомга көнне 10.00-15.45 сәгатьләрдә эшли. 12.00-12.45 сәгать арасында тәнәфес була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100