news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Мәктәптә сатулашмыйлар" - "Ватаным Татарстан" газетасы

Россия Дәүләт Думасында мәктәп формасына бердәм бәя билгеләргә тәкъдим иттеләр.

(Казан, 16 август, "Татар-информ", "Ватаным Татарстан"). Россия Дәүләт Думасында мәктәп формасына бердәм бәя билгеләргә тәкъдим иткәннәр. Моңа җитештерүчеләрдән бигрәк, әти-әниләр сөенгән. Яңалыкны уйлап табучылар әйтүенчә, ил мәктәп­ләрендә фәкать үзебездә җитештерелгән форма киеп йөрүне тәэмин итәргә кирәк. Моның өчен төрле яшьтәге укучыларга өс киеме сатып алу өчен бердәм бәя булырга тиеш, дигән­нәр.

Дәүләт Думасының мә­гариф һәм фән комитеты рәи­се урынбасары Борис Чер­нышев әйтүенчә, яңа­лык гамәлгә кергән очракта, башлангыч һәм урта сыйныфлар укучылары өчен мәктәп формасы – өч мең, ә өлкән сыйныфларда белем алучыларга дүрт мең сумнан артмаячак. Депутат илдә җитеште­рүче­ләр тарафыннан сыйфатлы тукымадан тегелгән өс киеме кимендә ярты ел – бер ел хезмәт итәргә тиеш, дигән шарт та куйган.

Ни өчен әлеге адымга барырга җыенуларын да аңлат­каннар. Әйтүләренә караганда, хәзер укучы­лар­ның өс киеменә карап, алар­ның кайсы хәллерәк икә­нен чамалап була. Бу исә малай-кызлар арасында киеренкелек тудырырга мөм­кин. Ә формага бердәм бәя га­мәл­гә кертү исә әти-әни­ләргә этәр­геч булачак, ди­гәннәр. Бүген ил мәк­тәплә­рендә бердәм форма киеп йөрү мәҗбүри түгел. Уку йорты җитәк­че­леге моны әти-әни­ләр ризалыгы ниге­зендә генә эшли ала. Башкалада бердәм фор­ма гамәлдә булган мәк­тәпләр байтак. Али­нә Шәй­хулли­на­ның кызы быел беренче сыйныфка укыр­га керә. “Балаларга мәктәп формасы тек­те­рер­гә әти-әниләр җые­лы­шын­да тәкъ­дим итте­ләр. Бәя­се биш мең ярым сум тәшкил итә­чәк дигәч, башта ике­ләнеп тә калган идек. Кыйм­мәт­рәк кебек тоелды. Таныш-бе­леш­­ләрдән сораштык, Казанда балага ун мең сумга мәктәп формасы тек­терү­че­ләр дә бар икән. Өс киеменә бердәм та­ләп­ләр гамәлгә керсә, әйбәт­рәк булыр иде”, – дип сөй­ләде ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100