Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәктәптән китәргә мәҗбүр булган укытучы «Интертат»тагы язмадан соң эшенә кире кайтты
Башлангыч сыйныф укытучысының мәктәпкә кире кайтуын ата-аналарга лицей директоры хәбәр иткән.
(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Казанның 185нче санлы күп профильле лицееннан китәргә мәҗбүр булган башлангыч сыйныф укытучысы Эльвира Садыйкова «Интертат» сайтында чыккан материалдан соң мәктәпкә кире кайткан. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесенә балаларын шул мәктәпкә йөртүче ата-аналар хәбәр итте.
«Безнең яраткан укытучыбыз Эльвира Мирсагитовна янәдән безнең белән. Бу искиткеч яңалыкны безгә 14 гыйнвар көнне җыелышта мәктәп директоры Наталья Вадимовна әйтте. Бүгенге көннән укытучыбыз эшкә чыкты. Балаларны 4 көн башка мөгаллим укытып торды», — диде ата-аналар.
Казанның 185нче санлы күп профильле лицеенда 2 «Г» сыйныф җитәкчесе булып эшләгән Эльвира Садыйкованың эштән китүе турында язган идек. Ул вакытта әти-әниләр укытучыны яклап чыкты. Алар фикеренчә, сыйныф җитәкчесе гаризаны уку-укыту бүлеге мөдире белән килеп чыккан аңлашылмаучанлыклар аркасында язарга мәҗбүр булган. Бу мәсьәлә зур шау-шу чыгарырга, Казан Мәгариф идарәсенә кадәр барып җитәргә өлгерде.
«Интертат»та чыккан язмадан соң укытучы мәктәпкә кире әйләнеп кайтты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз