Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәктәптә математиканы компьютер уеннары ярдәмендә өйрәтергә тәкъдим иттеләр
Проект авторлары фикеренчә, яңалык яшүсмернең укуга мотивациясен арттырырга тиеш.
(Казан, 22 июнь, «Татар-информ»). Мәктәпләрдә һәм көллиятләрдә укучыларны компьютер уеннары, кушымталар ярдәмендә өйрәтергә тәкъдим иттеләр. Тиешле документ норматив хокукый актлар проектлары порталында урнаштырылган.
Россия Мәгариф министрлыгы проекты якындагы биш елда белем бирү системасын модернизацияләү һәм цифрлы технологияләргә нигезләнгән яңа укыту чараларын гамәлгә кертү буенча эксперимент үткәрүне күздә тота.
Информатика, математика һәм технологияләр өйрәнгәндә, заманча технологияләр кертеләчәк. Яңалык укучыда һәм педагогта уку барышында мәгълүмати технологияләрне куллану өчен кирәкле күнекмәләр булдырырга һәм яшүсмернең укыту мотивациясен арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз