news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Мәктәптә чит кеше йөрергә тиеш түгел

Балаларга лекция укыдылар

(Казан, 19 сентябрь, “Татар-информ”). “Экстремизмга – юл юк!“ акциясе кысаларында районның мәгариф учреждениеләрендә төрле чаралар үткәрелә.

Чирмешән районы участок инспекторлары да һәр мәктәптә диярлек балаларга әлеге тема буенча лекция укыдылар. Мәктәпләрдә террорчылык акты куркынычы булган шартларда нәрсә эшләргә кирәклеге буенча өйрәнүләр дә уза.

Бүген барлык белем бирү учреждениеләрендә янгын сигнализациясе урнаштырылган. Ун мәктәптә, дүрт балалар бакчасында видеокүзәтү системасы эшли. Полиция бүлеге белән тоташтырылган тревога төймәләре дә бар.

Киләсе елларда видеокүзәтү җиһазларын башка мәктәпләрдә дә урнаштыру күздә тотыла, дип яза “Безнең Чирмешән” басмасы.

 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100