news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәктәпне саклап калу өчен борынгы мәчетне сүтәргә туры килде – Ижевскидан Исмәгыйль хәзрәт

"Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы вәкилләре Ижевскида мөселман балалары укыган мәктәп эшчәнлеге һәм Җәмигъ мәчет белән танышты.

(Ижевск, 7 декабрь, "Татар-информ", Лилия Гаделшина). Удмуртия башкаласы Ижевскиның Җәмигъ мәчете ишегалдында урнашкан мәктәпне саклап калу өчен борынгы мәчетне сүтәргә туры килгән. Бу хакта бүген мәчет имам-хатыйбы Исмәгыйль хәзрәт Шәйхетдинов "Ак калфак" оешмасы вәкилләре белән очрашуда әйтте. Удмуртиядә Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасының күчмә утырышы үтә.

Ижевскида бүген барлыгы өч мәчет-мәхәллә эшли. Исмәгыйль хәзрәт сөйләгәнчә, иң беренче мәчет заводлар төзелгән чорда патша хөкүмәте акчасына татарлар яшәгән урамда 1846 елда төзелгән булган. Завод территориясе киңәйтелгәндә ул сүтелә. Икенче мәчетне 1916 елда татарлар үзләре төзи. 1932 елда янә завод киңәйтелгәндә аны бүгенге Азин урамы – тарихи Татар бистәсенә күчерәләр.

"Мөселман ата-аналар үтенече белән 2015 елда Ижевскиның 97нче мәктәбенең 3 һәм 7нче корпуслары 1996 елда ачылган Җәмигъ мәчет ишегалдында төзелде. Биредә 1-9 сыйныфларда мөселман балалары укый. Кызлар яулыктан йөри. Уку программасы гадәти мәктәптә кебек. 2-9 сыйныфларда татар теле дәресләре керә. Дин нигезләре дәрестән тыш, кич белән мәчеттә үткәрелә", – дип сөйләде хәзрәт.

Имам-хатыйб сүзләренчә, Җәмигъ мәчет янында торган иске агач мәчет бинасы кирпеч белән әйләндереп алынганга күрә янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры килмәгән. "Мәктәпне ябу куркынычы туды. Йөз еллык мәчетне сүтәргә мәҗбүр булдык. Аны Юкамен районына күчереп куярга планлаштырдык. Әмма ул ел яңгырлы иде, иске бүрәнәләргә зыян килде. Аллаһы шулай язгандыр инде", – ди Исмәгыйль хәзрәт. Шулай да борынгы мәчет урыны буш калмый, анда 2016 елда яңа мәчет төзелә.

"Безнең мәхәлләдә мөселманнарның күпчелеге татарлар, мәктәптә дә күбесе татар балалары", – диде хәзрәт.

"Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова мәктәпкә һәм мәчеткә Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән татар китаплары, оешма исеменнән "Тәрбия дәресләре" видео дискын бүләк итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100