news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәктәпне бетергәндә бирелә торган аттестатта яңа билге булачак

Россия мәгариф министры Ольга Васильева сүзләренчә, яңа кагыйдәләр укытучыларга рәсем сәнгате, музыка һәм физкультура кебек предметлар өчен «зачет» куярга мөмкинлек бирәчәк.

Мәктәпне бетергәндә бирелә торган аттестатта яңа билге булачак
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия мәгариф министры Ольга Васильева «Российская газета»га төп һәм урта гомуми белем бирү турындагы аттестатлар тапшыруның яңа тәртибе турында сөйләде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, яңа кагыйдәләр укытучыларга рәсем сәнгате, музыка һәм физкультура кебек предметлар өчен «зачет» куярга мөмкинлек бирәчәк.

Васильева билгеләп үткәнчә, кайбер мәктәпләр бу тәҗрибәне күптән куллана инде, әмма аттестат алган вакытта барлык билгеләр дә биш баллы системага яраклаштырыла.

«Минем шәхси фикерем мондый: бөтен бала да йөгерергә, сикерергә, рәсем ясарга һәм җырларга ярата. Бәлки, бу бөтен кешенең дә яхшы килеп чыкмыйдыр, әмма, минемчә, музыкага сәләте юк дип кенә аттестатка „3“ ле кую дөрес түгел», — диде министр һәм әлеге уңайдан мәктәпкә сайлау мөмкинлеге бирелүен искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100