news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәктәпләргә мобиль телефоннарның тавышын басуга рөхсәт иттеләр

Дәүләт комиссиясе радиоешлыклар буенча Бердәм дәүләт имтиханнары вакытында мобиль элемтә тавышын бастырып торырга рөхсәт бирде.

(Казан, 14 март, «Татар-информ»). Россиядә бердәм дәүләт имтиханы вакытында мәктәпләрдә мобиль телефон сигналларын бастырып торырга рөхсәт иттеләр. «Ведомости» хәбәр итүенчә, радиосигналларны томалаумәсьәләсе Элемтә министрлыгында радиоешлыклар буенча дәүләт комиссиясенең ябык утырышында каралган.

Әлегә кадәр “тавышйоткычлар”ны урнаштыру буенча карарны Россия мәгариф һәм фән күзәтчелеге федераль хезмәте тәкъдиме белән төбәк хакимияте кабул итә иде, диелгән хәбәрдә. Әмма масскүләм рәвештә телефон сигналларын бастыру кулланылмаган.

Челтәрле элемтә вәкилләре үз чиратында мәктәптә генә сигналларны бастыруда җиһазларны көйләү мөмкин түгеллеген, күрше йортларда яшәүчеләргә дә тәэсир итәчәген җиткергән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100