news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәктәпләргә мина куелуы турындагы хәбәрләрдән соң, иминлекне көчәйтү бурычы куелды

Бүген иртән Казанда берьюлы берничә мәктәптә шартлаткыч җайланма куелу хакында хәбәр килгән.

(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанның берничә мәктәбенә мина куелуы турындагы ялган хәбәрдән соң, Татарстан Президенты оператив хезмәтләргә гражданнарның иминлеген тәэмин итү бурычын йөкләде. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

Бүген иртән Казанда берьюлы берничә мәктәптә шартлаткыч куелу турында хәбәр килгән. Уку йортларыннан балаларны һәм укытучыларны эвакуацияләгәннәр.

«Кызганыч, Россиянең башка төбәкләрендә кузгалган дулкын безгә дә килеп җитте. Барлык оператив хезмәтләр дә эшли, Президентка вәзгыять хакында хәбәр ителә. Президент тарафыннан куелган төп бурыч – гражданнарның иминлеген тәэмин итү», - диде Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта.

Гыйнвар ахырында Россиянең күп кенә төбәкләрендә мәктәпләр, балалар бакчалары, сәүдә үзәкләре һәм офис биналарына мина куелуы хакында ялган хәбәрләр килә башлаган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100