news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәктәпләрдә йомгаклау иншалары темаларын игълан итү тәртибен үзгәртергә телиләр

Бу интернеттан күчерелгән эшләр санын киметү өчен эшләнә, диде Россиянең мәгариф министры.

(Казан, 5 ноябрь, “Татар-информ”). Россия Мәгариф министрлыгы 11 сыйныф укучылары өчен йомгаклау иншалары темасын игълан итү тәртибен үзгәртергә тели. Бу хакта ведомство башлыгы Ольга Васильева әйтте, дип яза РИА Новости.

"Темаларны игълан итү тәртибен үзгәртү интернеттан күчерелгән эшләр санын киметү өчен эшләнә", - диде Васильева.

“Рособрнадзор белән берлектә якын арада йомгаклау иншалары темаларын игълан итү тәртибен үзгәртербез дип уйлыйм. Чөнки без традицион рәвештә блокларны игълан итәбез, алар бишәү. Бу иншаларны халык интернеттан гадел юл белән ала һәм шулай ук безгә тапшыра”, - диде министр Бөтенроссия рус теле һәм әдәбияты укытучылары съездында.

Васильева әйтүенчә, хәтта интернеттан алынган иншаларда да мәктәп укучылары орфографик һәм синтаксик хаталар калдыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100