news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәктәпләрдә террорчылыкка каршы куркынычсызлыкның яңа кагыйдәләре әзерләнә

13 майда Дмитрий Медведев мәктәпләрдә куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча таләпләрнең җитәрлекле булуын тикшерергә кушты.

(Казан, 19 май, «Татар-информ»). Россия Мәгариф министрлыгы хөкүмәтнең мәктәпләрнең террорчылыкка каршы куркынычсызлыгы буенча яңа карары проектын әзерләде. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Министрлыкта билгеләп үтелгәнчә, документта гамәлдәге карар практикасы исәпкә алына һәм мәгариф учреждениеләре куркынычының яңа категорияләре билгеләнде.

«Хәзерге вакытта Россия Хөкүмәте йөкләмәсе буенча, объектлар сакланышы категориясен киңәйтеп, критерийларны конкретлаштыручы яңа карар проекты әзерләнде һәм килештерү процедуралары үтә», — дип сөйләделәр федераль министрлыкта.

Казан гимназиясендә килеп чыккан хәлдән соң Премьер-министр Дмитрий Медведев мәктәпләрдә куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча таләпләрне анализларга кушты.

  • Гимназиядә 10нчы сыйныф укучысы үзе белән кухня пычагы һәм пневматик пистолет алып килеп, 12 сыйныфташын тоткында тоткан иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot