news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәктәпләрдә татар телен өйрәтү буенча яңа дәреслекләр әзерләнә

1 сыйныф өчен дәреслекләр һәм эш дәфтәрләре инде әзер

(Казан, 26 декабрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Татар телен мәктәпләрдә укыту буенча яңа дәреслекләр төзеләчәк. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советының 24 нче утырышында республика Премьер-министры урынбасары-Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов хәбәр итте.

“Татар теле дәреслекләре буенча тәнкыйть сүзләре зур булды. Шуңа да без яңа дәреслекләр әзерләү белән шөгыльләнәбез. 1 сыйныфта укучылар өчен “Сәлам” исемле дәреслек, эш дәфтәрләре булдырдык”,- диде тармак министры.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot