news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәктәпләрдә парламент дәресләре ТАССРның 100 һәм Җиңүнең 75 еллыгына багышлана

Парламент дәресе атналыгы февраль аенда узачак.

Мәктәпләрдә парламент дәресләре ТАССРның 100 һәм Җиңүнең 75 еллыгына багышлана
архив/Владимир Васильев

(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан мәктәпләрендә 10-15 февральдә 12нче тапкыр Парламент дәресе узачак. Ул «Традицияләрне саклап, киләчәкне булдырабыз» темасына багышлана. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның 2020 елгы Парламент дәресен үткәрүдә катнашучы педагоглар белән очрашуында билгеле булды.

Дәүләт Советы Рәисе быел парламент дәресе ике истәлекле датага — ТАССР төзелүнең 100 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланачак, дип искәртте.

«Бу хакта мәктәпләрдә, һичшиксез, дөреслекне, дәвамчанлыкны саклап калу, укучыларда патриотизм тәрбияләү өчен сөйләргә һәм дәүләтебез тормышында, тарихында әһәмиятле чор булган бу зур вакыйгалар белән бәйләргә кирәк», — диде ул педагогларга.

Татарстанда беренче тапкыр Парламент дәресе 2009 елда ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм республиканың Мәгарифне үстерү институты катнашында Дәүләт Советы инициативасы белән үткәрелде. Проект ел саен үткәрелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100