news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәктәпләрдә Казан ханлыгы рус дәүләтенә үзе кушылган дип укытачаклар – Альберт Борһанов

Яңа федераль стандартлар буенча төзелгән тарих дәреслекләрендә Казан ханлыгы яулап алынмаган дип күрсәтелә.

(Казан, 3 апрель, «Татар-информ», Алёна Низамова).  Яңа федераль стандартлар буенча төзелгән тарих дәреслекләрендә мәктәп укучыларын Казан ханлыгы яулап алынган дип түгел, киресенчә, Казан ханлыгы рус дәүләтенә кушылган дип өйрәтәчәкләр. Бу хакта Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Болгар-татар цивилизациясе үзәге җитәкчесе, археолог Альберт Борһанов, тарих фәннәре докторы, «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалының «Адымнар» тапшыруы корреспондентына сөйләде.

Яңа дәреслекләр буенча, ике арада бернинди сугыш булмаган, татар дәүләте рус дәүләтенә ирекле рәвештә кушылган. Казан ханлыгының рус дәүләтенә кушылуы дигән фикер белән тарихчы бөтенләй килешми.

"Советлар чорында, 70 нче елларда, Казахстан, Төркмәнстан кебек күп республикалар турында "добровольное вхождение в состав России" дигән термин бар иде, ләкин ул вакытта Казанның "добровольное вхождение" дигән сүзе булмады. "Завоевание Казани, Казанского ханства" дип әйтә торганнар иде. Без күтәрелмәс өчен йомшартырга тырышалар. Казанны басып алынган дип күрсәтергә теләмиләр", – диде ул.

Бүгенгә 1 нче, 2 нче, 5 нче, 6 нчы сыйныфлар өчен дәреслек булдырылган. Хәзерге вакытта 7 нче сыйныф өчен дәреслек әзерлиләр. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100