Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәктәпләрдә кайнар аш белән тәэмин итү мәсьәләсе буенча кайнар элемтә ачылачак
Мөрәҗәгатьләр 27 ноябрьдә 13.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр кабул ителәчәк.
(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан мәктәпләрендә укучыларны тукландыруны оештыру мәсьәләләре буенча кайнар линия ачылачак. Республика халкы сорауларны 13.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр бирә ала. Бу хакта Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Кайнар линия»не оештыруның максаты - мәктәпләрдә балаларны кайнар аш белән тәэмин итүне оештыру өлкәсендәге проблемалы мәсьәләләргә оператив җавап бирүне арттыру, — дип хәбәр иттеләр матбугат хезмәтендә.
Белгечләргә түбәндәге номерлар буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин булачак: 8 (843) 236-61-49, 236-61-24, 236-61-26.
Алынган барлык мөрәҗәгатьләрне дә ТРда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе, шулай ук җирле үзидарә органнары белгечләре контрольгә алачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз