news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәктәпләрдә кайнар аш белән тәэмин итү мәсьәләсе буенча кайнар элемтә ачылачак

Мөрәҗәгатьләр 27 ноябрьдә 13.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр кабул ителәчәк.

Мәктәпләрдә кайнар аш белән тәэмин итү мәсьәләсе буенча кайнар элемтә ачылачак

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан мәктәпләрендә укучыларны тукландыруны оештыру мәсьәләләре буенча кайнар линия ачылачак. Республика халкы сорауларны 13.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр бирә ала. Бу хакта Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Кайнар линия»не оештыруның максаты - мәктәпләрдә балаларны кайнар аш белән тәэмин итүне оештыру өлкәсендәге проблемалы мәсьәләләргә оператив җавап бирүне арттыру, — дип хәбәр иттеләр матбугат хезмәтендә.

Белгечләргә түбәндәге номерлар буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин булачак: 8 (843) 236-61-49, 236-61-24, 236-61-26.

Алынган барлык мөрәҗәгатьләрне дә ТРда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе, шулай ук җирле үзидарә органнары белгечләре контрольгә алачак. 

news_right_1
news_right_2
news_bot