news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәктәпләрдә ике яңа вазифа барлыкка киләчәк

Мәктәпләрдә "өлкән укытучы" һәм "әйдәп баручы укытучы" дигән яңа вазифалар кертеләчәк.

(Казан, 23 апрель, “Татар-информ”). Россия Мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә "өлкән укытучы" һәм "әйдәп баручы укытучы" дип аталган яңа вазифалар кертү турында карар проектын чыгарды. Тиешле документ норматив-хокукый актлар проектларының федераль порталында урнаштырылган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Документ нигезендә, билгеләнгән таләпләр белән беррәттән, "өлкән укытучының" вазифаларына педагогик хезмәткәрләрнең гомуми белем бирү программалары компонентларын эшләүдә катнашуын проектлау һәм координацияләү, педагоглар эшчәнлеген методик яктан тәэмин итү керә.

"Әйдәп баручы укытучы" вазифаларына укытучыларны, психологларны, дефектологларны, социаль педагогларны эшкә интеграцияләү, педагогик остазлык керә.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot