news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәктәпләрдә чыгарылыш иншасын үткәрү һәм яңадан язу вакыты билгеле булды

Укучылар чыгарылыш иншасын декабрьнең беренче чәршәмбесендә язачак, ә яңадан – февральнең беренче чәршәмбесендә

  (Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Мәктәпләрдә укучылар чыгарылыш иншасын декабрьнең беренче чәршәмбесендә язачак. Бу хакта Россия Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең белем сыйфатын бәяләү идарәсе җитәкчесе урынбасары Людмила Каврева белдерде, дип хәбәр итә ИТАР-ТАСС.

“Иншаны язу вакыты декабрьнең беренче чәршәмбесенә билгеләнгән, ә яңадан язу – февральнең беренче чәршәмбесенә, - диде Каврева. - Яңадан тапшыру мөмкинлеге булырга тиешлеген аңлыйбыз, ул көнне имтиханга килә алмаган балалар, узган елны мәктәпне тәмамлаучылар да булырга мөмкин”, - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100