news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәктәпләрдә ашханәдә туклану турында сораулар бирү өчен кайнар элемтә ачыла

Сорауларга Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе белгечләре җавап бирәчәк.

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда мәктәпләрдә туклану оештыру мәсьәләләре буенча кайнар элемтә ачыла.

Казан мэриясе хәбәр иткәнчә, сорауларга Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе белгечләре җавап бирәчәк.

Шалтыратулар Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә федераль хезмәтнең бердәм консультация үзәгендә тәүлек буе түбәндәге телефон буенча кабул ителәчәк: +7(800)555-49-43.

Шулай ук кулланучылар өчен консультация үзәге телефоны да эшли: +7(843)221-90-16. Шалтыратулар көн саен 09:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр, ял һәм бәйрәм көннәреннән тыш (тәнәфес 12:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр) кабул ителә.

Моннан тыш, идарә белгечләренә түбәндәге телефон буенча сораулар бирергә мөмкин: +7(843)273-15-83. Гражданнар дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр — 10:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр, җомга көнне 10:00 сәгатьтән 15:45 сәгатькә кадәр (тәнәфес 12:00 сәгатьтән 12:45 сәгатькә кадәр) мөрәҗәгать итә алалар.

Кайнар элемтә 6-17-нче сентябрьдә эшләячәк, дип хәбәр ителә ведомство сайтында

news_right_1
news_right_2
news_bot