news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәктәпкә укырга керү тәртибе үзгәрә — «Мәгариф»

Буш урыннар булмаганда, мәктәп баланы укырга алудан баш тарта ала.

Мәктәпкә укырга керү тәртибе үзгәрә — «Мәгариф»
архив

(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ», «Мәгариф»). ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында 2020 елдан баланы мәктәпкә кертү тәртибенең үзгәрүе турында хәбәр иттеләр. Үзгәрешләр Россия Федерациясе Гаилә кодексына һәм «Мәгариф турында»гы федераль законга кертелгән төзәтмәләр нәтиҗәсендә гамәлгә керә.

1 гыйнвардан башлап ата-аналар баланы мәктәпкә теркәлү урыныннан тыш та бирә алачак. «Абый-апалары кайсы белем бирү учреждениесендә укыса, аларның туганнары да шул мәктәптә белем алу яки балалар бакчасына йөрү хокукына ия булачак. Бу бергә яши торган бер гаилә балаларына кагылачак», — диелә хәбәрдә.

Бары буш урыннар булмау сәбәпле генә мәктәп баланы укырга алудан баш тарта ала. Исегезгә төшерәбез, балаларны беренче сыйныфка теркәү түрында гаризалар 1 февральдә кабул ителә башлаячак.

Россия Президенты Владимир Путин узган елда бертуганнарны бер үк балалар бакчасына һәм мәктәпкә бирү турындагы законны имзалады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100