news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның әти-әниләре өчен яңа электрон сервис барлыкка килде

Ата-аналар балалар бакчасын алмаштыру сервисын елына бер тапкырдан да артыграк файдалана алмый.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның әти-әниләре өчен яңа электрон сервис барлыкка килде
Михаил Захаров

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан дәүләт хезмәтләре порталында Татарстанда яшәүчеләр өчен яңа сервис барлыкка килде. Хәзер мәктәпкәчә яшьтәге балаларның әти-әниләре үзләре электрон чиратка кую турындагы мәгълүматны үзгәртә ала.

Балалар бакчасын  алмаштыру өчен, алдан бирелгән гаризаны онлайн-режимда төзәтергә кирәк. Бу хакта Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Моңарчы ата-аналар, тапшырылган гаризада балаларын йөртергә теләгән бакчаны үзгәртү өчен, мәгариф идарәсенең район бүлегенә үзләре килергә тиеш иде. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен үзгәртү ихтыяҗы гадәттә башка шәһәргә күченеп киткәндә яки бакчада буш урыннар булмаган очракта туа.

«Хәзер исә моны Татарстан дәүләт хезмәтләре порталының «Балалар бакчалары» бүлегендә «Алдан тапшырылган гаризада балалар бакчасын үзгәртү» сервисы ярдәмендә башкарырга мөмкин. Электрон гаризада мәктәпкәчә учреждениене алыштыргач, моннан алдагы балалар бакчасындагы чираттагы урын юкка чыгарыла», - диелә Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.

Ата-аналар балалар бакчасын алыштыру сервисыннан елына бер тапкырдан да артыграк файдалана алмый.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100