news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Мәктәп өйгә әйләнерме?" - "Ватаным Татарстан" газетасы

Быел республикада 1 нче сыйныфка 50 меңгә якын укучы бара. Барлыгы 7 яңа мәктәп ачылачак.

(Казан, 31 август, “Татар-информ”, "Ватаным Татарстан", Сәрия Мифтахова). Быел республикада 1 нче сыйныфка 50 меңгә якын укучы бара. Барлыгы 7 яңа мәктәп ачылачак. Күңелле яңалыклар шактый булырга охшаган. Ил мәктәпләрендә тәрбиягә дә игътибарны арттырырга җыеналар. Билгеләр системасы үзгәрмәячәк, мәктәптә кесә телефонын тыймыйлар.

Оекбаш нинди төстә булсын?

Укырга әзерләнү мәшә­кать­ләре мәктәпкә тәүге тапкыр барудан бер дә ким түгел. Мәктәп формасын да, аяк киемен дә җиңел генә сайлап булмый. Аяк киеме кәттә мәктәпнең идәнен бозарга тиеш түгел. Эмблеманы киемнең кайсы җиренә бер­ке­тәсе? Җиңенәме, түшенәме? Ялгыш теккән булсаң, аны сүтәргә туры киләчәк. “Ватсап”та әти-әниләр төркеме шау-гөр килеп тора. “Монысы ярыймы, тегесе ярыймы?” – дип, кайберәүләр сатып алган киемнәренә кадәр төшереп җибәрә. Галстук белән оекбашның бер төстә булуы мәҗбүриме? Көндәлекнең тышы нинди төстә булырга тиеш? Нинди каләм белән язасы? Русча укыталармы, әллә татарчамы? Чират укытучылар, дәреслекләр­гә җитә. Тәҗрибәсе бармы, укучылар белән уртак тел таба беләме... Яшь укытучы мәктәптә ничә ел эшләгән, әллә вуз эскә­миясеннән генә килгәнме? Тукта, ашау мәсьәләсе дә калган түгел­ме соң? Балалар мәктәптән ач кайтмасмы? Хәләл туклану дигән нәрсә бармы? Яңа сыйныф җи­тәкчеләренә әти-әниләрнең кырык төрле соравына җавап би­рергә туры килә. Замана әти-әниләренә барысы да энәсеннән җебенә кадәр мөһим.

Берәүләр мәктәпнең өенә якын булганын сайлый, икенче­ләр шартларга кызыгып күчә. Ике­шәр бассейны, ашханәсе, спорт залы, медицина кабинетлары, түгәрәкләр сайлау мөмкин­леге булган уку йортларында белем алу һәр укучыга да тәтеми бит. Әнә шундый “таш чәчәк”ләр быел Казанның “Салават күпере”, “Светлая долина” микрорайоннарында, Минск урамында ачылачак. Өч меңнән артык укучыга урын дигән сүз бу. Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә, Буа (Әлши авылы), Әгерҗе (Күләгәш) районнарындагы укучылар уку елын яңа диварларда каршы алачак. Соңгыларында балалар бакчалары да урнаштырылган. Яңа мәк­тәпләр 5,4 мең урынга исәплән­гән, төзелеш өчен 4,3 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Тик яңа “белем чишмә”ләре ачылу бакча, мәктәпләр җитмәү проб­лемасын тулысынча хәл итми әле.

– Яңа уку йортлары яңа бис­тәләрдәге киеренкелекне киме­тә. Әмма башкалада укучылар­ның 14 процентына икенче сменада укырга туры киләчәк. Проб­леманы хәл итүнең бер юлы – мәктәпләргә янкормалар төзү, – дип белдерде Казан мәгариф ида­рәсе башлыгы Илнар Һи­дия­тов башкалада узган мәгариф хезмәткәрләренең август киңәш­мәсендә.

Педсоветта катнашкан шәһәр мэры Илсур Метшин ун ел элек мәгариф системасының нинди хәлдә булуын искә төшерде. “Ул вакытта сантехника, түбәне ремонтлауга, мәктәпне, ким ди­гән­дә, компьютер, уку әсбаплары белән тәэмин итүгә кайдан акча табыйк икән, дип баш ваттык. Кайбер мәктәпләрдә 1-2 бәдрәф кенә бар иде. Бүген шартлар күп­кә яхшырды”, – диде Метшин.

Мэр мәктәпләргә “бәби бу­мы”на әзерләнергә куша. Тагын 7 елдан Казан мәктәпләрендә 191 мең бала белем алачак. Бу сан бүгенге укучылар саныннан 60 процентка күбрәк. 2017 елдан бирле Казанда 88 бакча һәм 8 мәктәп төзелгән. Кукмарада уз­- г­ан август киңәшмәсендә Президент Рөстәм Миңнеханов 2021 елга кадәр 3 яшькә кадәр балалар өчен бакчаларда урын булдыру мәсьәләсен хәл итәргә кирәклеген җиткерде. Алдагы ике елда 6 мең урынга исәпләнгән 29 яңа балалар бакчасын төзү планлаштырыла. Соңгы өч елда балалар бакчаларында тәрбия­лә­нүчеләр саны 8,5 меңгә артып, 22 меңгә җиткән.

10 нчы сыйныфка алмыйлар...

Яңа уку елына әзерләнгәндә начар укучылар проблемасы кал­кып чыга. Укытучыларга яхшы укымаган балаларның кирәге калмый башлый. Андыйларны 10 нчы сыйныфка кабул итәргә бик атлыгып тормыйлар.

– Мәгариф оешмалары югары баллар артыннан куып, профиль юнәлешен сайламаган укучылар өчен универсаль уку планнары да барлыгын оныталар. Министрлыкка әти-әниләр­дән 10 нчы сыйныфка кабул итү­дән баш тарту буенча бик күп мөрәҗәгатьләр килә. Закон буенча да, әхлакый яктан да моңа каршы килә алмыйбыз, – дип аңлата Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов.

Бу яктан баш педагог башка­ланың Вахитов районын мисал итеп китерә. Анда 9 нчы сыйныф укучыларының 81 проценты укуын унынчы сыйныфта дәвам итә. Казан укучылары иң күп “2ле”­не физика, химия, информатика, биология, җәмгыять белеме, тарих, әдәбият фәннәре имтиханнарында алган. Методик хезмәт­ләргә вәзгыятьне ачыклап, әлеге фән укытучыларына ярдәм итәр­гә кирәк.

Быел республикада математика, биология, информатика, фран­цуз, испан телләреннән БДИ күрсәткечләре узган ел белән чагыштырганда түбәнрәк. Ә башка фәннәрдән үсеш күзә­телә. Иң күп “койрык” алучылар биология (7,37 процент), җәмгыять белеме (6,20), химия (4,72), информатика (4,45) фән­нәренә туры килә. 100 балл туп­лаучылар 182 булды. Ун кеше берьюлы ике фәннән абсолют балл туплады. Урыс теленнән 99 уку­чының баллы йөзгә берәү генә тулмаган. Киләсе уку елында математика белеме сыйфатын, чит телләрне укытуны ка­мил­ләштерүгә игътибар бире­ләчәк. Чит тел укытучылары форумын уздыру да күздә тотыла.

Электрон мәктәп булырмы?

Соңгы вакытта “Цифрлы мәк­тәп” проекты турында еш сөй­ләшә башладылар. 2021 елга ка­дәр бөтен дәреслекләр электрон вариантка күчеп бетә икән дигән имеш-мимешләр дә йөри. Янәсе, балалар дәфтәргә түгел, компьютер төймәсендә генә язачак. Россия мәгариф министры Ольга Васильева әйтүенчә, электрон мәк­тәпкә күчкәнче, иң элек заманча җиһазларның сәламәт­леккә зыяны ни дәрәҗәдә булуы исәпкә алыначак. Халыкара тәҗ­рибәгә дә таянмакчылар. Шуннан соң гына нинди дә булса карар кабул итеп булачак. Кәгазь дә­реслек­ләрнең юкка чыгуы көтелми. “Цифрлы мәк­тәп – электрон китап, көн­дәлекләр генә дигән сүз түгел. Китапха­нәләр дә саклана, электроны да булачак. Укытучы һөнәре дә юкка чыкмаячак”, – ди Васильева.
Татарстанда да “Цифрлы мәк­тәп” федераль проектын гамәлгә ашыру кысасында быел 10 мәктәптә IT-сыйныфлар ачылачак. Татарстанда “Укытучыга – ноутбук” өч еллык республика программасы төгәлләнде. 39 мең яңа ноутбук – мәктәпләргә, 6 меңе техникум һәм көллиятләргә бирелгән.

Тәрбиягә дә чират җитәчәк...

Тәрбия мәсьәләсе дә исләре­нә төшкән бугай. 1 сентябрьдә Рособрнадзор мәктәпләрдә тәр­бия мәсьәләсенә кагылган программаларны тикшерергә җы­е­на.

– Мәктәп өйгә әверелергә тиеш, – ди министр Ольга Васильева. – Мәктәпләрдә мохит үзгәрә. Күңелсез вакыйгалар һәр төбәк­тә психологик хезмәт булдыру турында уйланырга мәҗбүр итте. Директорлар кәгазь эшен киметеп, укытучыга бала белән эш­ләр­гә мөмкинлек тудырырга тиеш.

Кирәк чакта бөтенесен үгетли ала

Чаллыда узган август конфе­рен­ция­сендә Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Бор­һанов туган телебез турында ялкынлы чыгыш ясады. Ул әти-әниләргә татар теленең федераль дәүләт стандартлары ниге­зендә укытылачагын аңлатырга кушты. Татар теленә атнага 1-2 сәгать бүлеп биреләчәк.

– Ни өчен безнең татар әти-әниләре туган телне өйрәнү мәсьәләсендә әби-бабайлары белән киңәшләшмичә карар кыла? Кем аларга шушы буында тел бетәргә тиеш дигән ризалык биргән? Бала никадәр күбрәк телне белсә, шулкадәр көндәш­леккә сәләтлерәк булачак. Без нәрсәдән куркабыз? Татар теле дөньядагы халыкның шактый өлеше сөйләшә торган төрки телләр төркеменә керә. Ни өчен без балаларыбызны ярлырак итәргә омтылабыз? Телдән башка мәдәният тә, әхлак та юк. Шуңа күрә бернәрсә дә эшли алмыйбыз, дип әйтергә кирәкми. Кирәк чакта бер сыйныф җитәкчесе теләсә кайсы әти-әнине үгетли ала, – диде Рафис Борһанов.

Рус телен туган тел буларак укыту буенча федераль министрлыктан яңа белем бирү стандартлары әлегә җибәрелмәгән, алар якын арада килеп җитәчәк. Татарстанда рус телен башка төбәкләргә караганда яхшырак беләләр.

Мәгариф яңалыклары:

1. Билгеләр системасы үзгәртелмәячәк. Баллар белән бәяләүгә күчүне иртәрәк дип саныйлар.
2. Укучыларның укудагы казанышлар өчен медаль тапшырганда рус теле һәм математикадан гына түгел, башка фәннәрдән дә имтихан күрсәткечләре исәпкә алыначак. БДИ баллы 70тән ким булмаска тиеш дигән таләп куелачак.
3. 2019 елда кытай теленнән дә имтихан бирергә мөмкин булачак. Моңа кадәр инглиз, немец, француз, испан телләреннән генә сынау тәкъдим ителә иде.
4. Әти-әниләр өчен заманча федераль портал булдырылачак. Киңәш сорарга педагоглар, психологлар белән элемтәгә кереп булачак.
5. Мәктәпләрдә кесә телефонын тыймыйлар.
6. Сентябрь аенда “Киләчәккә билет” проекты старт алачак. Ул – 6 – 11нче сыйныф укучыларын һөнәргә өйрәтүне күздә тота. Моның өчен төбәкләргә субсидияләр бүлеп биреләчәк.
7. Студентларның дипломнары ялган түгелме, юкмы икәнлеген тикшерә башлаулары ихтимал.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100